«Винни Пух һәм аның дусларында кунакта»: әдәби сәгать (6+)

22 гыйнварда «Китап сөюче дусларыбыз» ял көне клубы әгъзалары өчен «Винни Пух һәм аның дусларында кунакта» дигән әдәби сәгать узды. Балалар Алан Милнның «Винни-Пух и все-все-все» китабы битләре буйлап күңелле маҗараларга таба юл тотты.  
Башта язучының тормыш юлы һәм иҗаты, йомшак аю баласы Винни Пухның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Шуннан соң балалар  «Виннипухология» дип аталган күңелле викторинада Ябалак апа биргән танып белү сорауларына җавап бирде. «һәвәскәр бакчачы – кишер һәм кәбестә белгече» Куян әзерләгән «Ашарга ярый – ашарга ярамый» уены да бик кызыклы үтте. Ишәк Иа тәкъдим иткән «Югалган койрык» хәрәкәтчән уены исә балаларга аеруча ошады.
Чара азагында катнашучылар «Винни Пух и все-все-все» мультфильмыннан өзек карады. Туган көн бик күңелле һәм кызыклы үтте!

Поделиться: